

💬 Чараның дәрәҗәле кунаклары — Башкортстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Ләйсән Измайлова һәм шәһәр хакимияте башлыгы Алексей Пальчинский катнашты. Алар үз чыгышларында шәһәрне яшелләндерүнең мөһимлеген ассызыклап, бу мәсьәләгә битараф булмаган һәркемгә рәхмәт белдерде һәм утыртылган үсентеләрнең исән-имин үсеп китүләрен теләде.
🌿 Бу көнне Комсомол күле территориясендә Гаилә бизнесы аллеясына миләш һәм юкә утыртылды. Бу агачлар биредә эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче династияләрнең ныклыгын символлаштырачак. Гражданлык хәле актларын теркәү (ЗАГС) бинасы янында, Зур һәм тату гаилә елы уңаеннан, сирень, спирея, пузыреплодник һәм гортензия куаклары пәйда булды. «Московка» микрорайонында, Җәмәгать-мәдәни үзәкне бизәп, балланып торучы барбарис куаклары утыртылды.
Шулай ук 22нче мәктәп биләмәсендә, башка җәмәгать урыннарында яңа үсентеләр барлыкка килде.
📸 Күбрәк фото: vk.ru/album-118309628_312065565