Новости
26 Сентября , 10:26

Октябрьский шәһәре республика күләм өмәгә кушылды

  Урамнарны, паркларны, скверларны һәм беркетелгән территорияләрне чистартырга предприятиеләр һәм оешмалар хезмәткәрләре, торак-коммуналь хуҗалык эшчеләре, студентлар һәм мәктәп укучылары, бизнес вәкилләре, җәмәгать эшлекләре һәм шәһәребез язмышына битараф булмаган барлык кешеләр чыкты.

Октябрьский шәһәре республика күләм өмәгә кушылдыОктябрьский шәһәре республика күләм өмәгә кушылды
Октябрьский шәһәре республика күләм өмәгә кушылды

 

Октбрьский — ул безнең уртак йортыбыз, аны матур, чиста һәм уңайлы итү өчен бары тик бердәм көч белән генә ирешеп була.

Шәһәр хакимияте һәм ведомство учреждениеләре хезмәткәрләре бер генә өмәне дә калдырмый. Бүгенге өмәдә Башкортстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Ләйсән Измайлова да катнашты.

Яшьләр сараеның «Молоко» иҗат студиясе әзерләгән кечкенә концерт исә бөтенесенең күңелен күтәреп, позитив кәеф өстәде.

Автор:Гузаль Закирова
Читайте нас