Новости
25 Сентября , 03:08

«Патриот» хәрби-патриотик паркында

Русия Герое М. Серафимов исемендәге «Патриот» хәрби-патриотик паркында «Яшь янгын сүндерүче» республика кыр лагеры узды.  

«Патриот» хәрби-патриотик паркында«Патриот» хәрби-патриотик паркында
«Патриот» хәрби-патриотик паркында

Чарада 15 муниципалитеттан 22 команда катнашты. Октябрьский шәһәре данын 18нче мәктәпнең 9 «Б» һәм 10 нчы сыйныф укучыларының «Искра» җыелма командасы яклады.

Ярыш программасы өч сынаудан торды: янгын эстафетасы (формалы кием кию, икеләтә коткару боҗрасын бәйләү, каршылыкларны үтү һәм рукав линиясен җәю), штурм әзерлеге (баскычтан уку манарасының икенче кат тәрәзәсенә күтәрелү) һәм визит карточкалары иҗат конкурсы.

«Искра» өчен бу ярышлар шундый зур масштабтагы беренче җитди дебют булды. Яшь янгын сүндерүчеләр түземлек, килешеп эшләү һәм чын команда рухын күрсәтеп, туган мәктәпләрен лаеклы дәрәҗәдә тәкъдим иттеләр.

Мондый чаралар — ул гади ярышлар гына түгел, ә яшәү өчен мөһим практика. Алар мәктәп укучыларында кече яшьтән куркынычсызлык культурасы формалаштыра, гамәли күнекмәләрне чарлый һәм экстремаль ситуацияләрдә бердәм эш итәргә өйрәтә. Нәкъ менә шуның белән алар үсеп килүче буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүнең аерылгысыз өлеше булып торалар.

#ЯшьЯнгынСүндерүче #Патриот #Октябрьский #КуркынычсызлыкМәдәнияте

Автор:Гузаль Закирова
Читайте нас