

Чарада уку йортының укучылары һәм педагоглары, ветераннар оешмалары вәкилләре, шәһәр халкы катнашты.
Сугыш, хәрби хәрәкәтләр һәм Кораллы көчләр ветераннарының шәһәр комитеты рәисе Масгут Галләмов геройларны онытмауның мөһимлеген ассызыклады һәм яшь буынга ватанпәрвәрлек, батырлык һәм Ватанга хезмәт итү традицияләрен лаеклы дәвам итәргә чакырды. Башкортстан Республикасының нефть сәнәгате ветераны Петр Лаптев якташының хезмәт казанышларын һәм нефть тармагын үстерүгә керткән өлешен билгеләп үтте.
Чарада катнашучылар Шакирьян Гатиатуллинны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Митинг ахырында гимназия ишегалдында урнашкан бюстка чәчәкләр салынды.
Герой турында кызыклы факт: Шакирьян (Шакир) Юсуп улы Гатиатуллин 1916 елның 21 сентябрендә Уфа губернасының Бәләбәй өязе Мулла авылында крестьян гаиләсендә туган. Ул «Туймазабурнефть» трестының бораулау конторасы эшчесе булып та хезмәт куйган.