Новости
23 Сентября , 09:56

Дәүләт ярдәме — кече бизнес үсешендә реаль этәргеч

Микрофинанслау инструментлары аша күрсәтелгән дәүләт ярдәме — эшмәкәрләр өчен җитештерүне үстерү, яңа эш урыннары булдыру һәм җирле икътисадны ныгыту мөмкинлеге ул.  

Дәүләт ярдәме — кече бизнес үсешендә реаль этәргечДәүләт ярдәме — кече бизнес үсешендә реаль этәргеч
Дәүләт ярдәме — кече бизнес үсешендә реаль этәргеч

Моның ачык мисалы — Октябрьский шәһәрендә яшәүче Ольга Әхмәтгәрәеваның эше. Эшмәкәр ханым терлек азыгы җитештерү һәм тутыру белән шөгыльләнә, аның продукциясе Башкортстаннан дистәләгән фермер хуҗалыкларын тәэмин итә. Предприятиене үстерү өчен, шәһәрдәшебез кече һәм урта эшкуарлыкка дәүләт ярдәме кысаларында 3 миллион сум күләмендә ташламалы микрозайм җәлеп иткән. Алынган акча кирәкле чимал сатып алуга, әзер продукция складын булдыруга һәм җитештерү линиясен киңәйтүгә юнәлтелгән.

«Төзек һәм көндәшлеккә сәләтле икътисад» милли проекты кысаларында күрсәтелгән ярдәм нәтиҗәсендә предприятие яңа дәрәҗәгә чыккан: гадәти терлек азыгы тутырудан алып, заказ бирүчеләрнең индивидуаль рецептлары буенча тулы канлы катнашазыклар (комбикорм) җитештерүгә кадәр.

Бу тарих шуны ачык күрсәтә: теләк, тырыш хезмәт һәм уңайлы ярдәм инструментлары булганда, кечкенә генә предприятие дә ышанычлы рәвештә үсә ала һәм бөтен төбәк файдасына хезмәт итә.

Автор:Гузаль Закирова
Читайте нас