Новости
21 Сентября , 03:06

Әбиләр чуагы атна буе дәвам итәчәк

Башгидромет мәгълүматлары буенча, Башкортстан халкын эш атнасы ахырына кадәр җитди явым-төшемнәрсез коры һәм җылы һава торышы көтә.  

Әбиләр чуагы атна буе дәвам итәчәкӘбиләр чуагы атна буе дәвам итәчәк
Әбиләр чуагы атна буе дәвам итәчәк

Дүшәмбе, 21 сентябрьдә, һаваның көндезге температурасы +18...+20 градуска кадәр җылы булачак.

Сишәмбе, 22 сентябрьдә җылытуның иң югары ноктасы көтелә — һава +21 градуска кадәр җылыначак.

Чәршәмбе, 23 сентябрьдә температура фоны +19...+20 градус дәрәҗәсендә сакланачак.

Төнге температура көз башы өчен уңайлы булачак һәм +4...+6 градус тәшкил итәчәк.

Автор:Гузаль Закирова
Читайте нас