Новости
20 Сентября , 08:38

Октябрьскийның 525нче сайлау участогында

Сайлауларның өченче көне дәвам итә. Крупская урамында урнашкан 525нче сайлау участогында иртән үк кешеләр кайнаша. Халык бюллетеньнәрдә күрсәтелгән кандидатлар һәм партияләргә үз тавышын бирергә ашыга.  

Октябрьскийның 525нче сайлау участогындаОктябрьскийның 525нче сайлау участогында
Октябрьскийның 525нче сайлау участогында

 

 

— Безнең гаилә коруга 47 ел һәм шул вакыт сайлауларга бергә йөрибез. Бу мөһим вакыйгадан беркайчан да читтә калган юк, — диде ирле-хатынлы Рәшидә һәм Равил Фәррахетдиновлар.  

 

Өлкән кешеләр гадәттә иртүк сайларга күнеккән. 90 яшьтә булуына карамастан, Вәсилә Каюмова участокка үзе килгән иде. — Ил-көн иминлеге өчен тавыш бирмичә кала алмыйм. Сайлауларны һәрвакыт зур бәйрәм кебек көтеп алам, — диде әбекәй. #ВыбираемВместе #ЕДГ2026 #БашкортостанВыбирай2026 #ГолосМедиаСообществ2026

Автор:Гузаль Закирова
Читайте нас