

Беренче группа инвалиды 541нче сайлау участогы әгъзаларын елмаеп каршы алды. 68 яшьлек шәһәрдәшебез Русия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда зур теләк белән катнашты.
Физик мөмкинлекләре чикле булса да, Илдар Камил улы компьютер белән яхшы идарә итә. Дөнья хәлләрен белеп тора. Яңалыклар белән таныша. Тамырлары белән күрше Татарстаннан булган ата-бабаларын да яхшы хәтерли. Әтисе аның ишле гаиләдә туып үсә – алар 15 бала була. Иң өлкәне 1883 елда туса, 1915 елда туган төпчек малай нәкъ менә Илдарның әтисе Камил ага була да инде.
Бүген Илдар Бакиев тормыш иптәше һәм балалары тәрбиясендә яши. Оныклары үсеп килә.
#ВыбираемВместе #ЕДГ2026 #АлгаВсейСемьей2026 #БашкортостанВыбирай2026 #ГолосМедиаСообществ2026