Новости
19 Сентября , 08:31

Сайлауларга — милли киемдә

«Агинәй» башкорт хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы вәкиле Дилбәр Фәхретдинова Дәүләт Думасы депутатлары өчен тавыш бирүгә милли костюмда килде.  

Сайлауларга — милли киемдәСайлауларга — милли киемдә
Сайлауларга — милли киемдә
 

— Сайлауга килү — ул илебезнең киләчәге өчен җаваплылыкны тою дигән сүз. Ә үз тарихыбызны, мәдәниятебезне һәм традицияләребезне онытмау — ул шулай ук җаваплылык, буыннар бәйләнешен саклау. Милли киемдә килеп, мин моны тагын бер кат расларга теләдем, — диде ул. Дилбәр Нәзир кызы 517нче сайлау участогында күпмилләтле шәһәребез юбилеена багышланган матур җыр да башкарды. Комиссия әгъзалары һәм башка сайлаучылар бу башлангычны җылы кабул итеп, ихлас алкышларга күмде.

 

#ЕДГ2026 #БашкортостанВыбирай2026 #ГолосМедиаСообществ2026

Автор:Гузаль Закирова
Читайте нас