Новости
19 Сентября , 04:21

Сайлау участогы яктырып китте

Татар милли киеменнән Зөһрә Гәрәева килеп кергәч, 515нче сайлау участогы тагын да яктырып киткән кебек тоелды.  

Сайлау участогы яктырып киттеСайлау участогы яктырып китте
Сайлау участогы яктырып китте
 

- Бүген чын бәйрәм. Балачактан сайлауларга йөрүне шатлыклы вакыйга итеп кабул иттек. Шуңа күрә бүген дә тавыш бирү участогына гаиләбез белән матур киенеп, яхшы кәеф белән килдек, - дип елмайды шәһәрдәшебез.

 

Зөһрә апа тавыш бирергә тормыш иптәше Зәйтүн абый белән белән бергәләп килде.
- Төп теләгебез – бүген без зур ышаныч белән тавыш биргән кешеләр бәрәкәтле киләчәк өчен тырышып эшләсеннәр, халыкның ышанычын акласыннар иде! Иң мөһиме, бүген бара торган кораллы низагларга чик куеп, җир йөзендә тынычлык урнашуын телибез, - диде Зәйтүн абый якты киләчәккә зур өмет баглап.

Автор:Гузаль Закирова
Читайте нас