Новости
16 Сентября , 03:44

Яшь рәссамнар шәһәр урамнарын сурәтли

Октябрьский шәһәренең Ленин исемендәге мәйданы берничә сәгатькә гадәти йөзен үзгәртте. Биредә ашыгып баручы машиналар, кешеләр урынына мольбертлар, якты буяулар һәм мавыккан яшь рәссамнар пәйда булды.  

Яшь рәссамнар шәһәр урамнарын сурәтлиЯшь рәссамнар шәһәр урамнарын сурәтли
Яшь рәссамнар шәһәр урамнарын сурәтли

Балалар сынлы сәнгать мәктәбе теләгән һәркем өчен арт-пленэр үткәрде. Шәһәр пейзажларының кәгазьдә Земфира Хәмит кызы Әминева җитәкчелегендә ничек җанлануын күзәтү искиткеч иде. Иҗади процесска мәктәп укучылары гына түгел, очраклы узгынчылар — нәниләр дә, өлкәннәр дә кушылды.

Автор:Гузаль Закирова
Читайте нас