Новости
16 Сентября , 03:40

Сәламәтлек көне уңаеннан Октябрьскийның Яшүсмерләр китапханәсендә

Сәламәтлек көне уңаеннан Октябрьский шәһәренең Яшүсмерләр китапханәсендә 8 нче мәктәпнең 6 сыйныф укучылары өчен «Минем сәламәтлегем — минем кулда» дип исемләнгән сәламәтлек сәгате узды.  

Сәламәтлек көне уңаеннан Октябрьскийның Яшүсмерләр китапханәсендәСәламәтлек көне уңаеннан Октябрьскийның Яшүсмерләр китапханәсендә
Сәламәтлек көне уңаеннан Октябрьскийның Яшүсмерләр китапханәсендә

Китапханә хезмәткәрләре балаларга Сәламәтлек көне барлыкка килү тарихы һәм алкогольне артык куллану нинди аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин икәне турында сөйләделәр. Укучылар алкогольнең зыяны турында видеоролик карадылар, «Саулык — ул шәп!» дип исемләнгән китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән басмалар белән таныштылар.

Күргәзмәдәге китаплар, журналлар һәм мәгълүмати әсбаплар укучыларны сәламәт яшәү рәвеше нигезләре белән таныштыра, алкоголь бәйлелегенә ничек эләкмәскә кирәклеген аңлата, шулай ук аның кешенең язмышына начар йогынты ясавы турында бәян итә.

 
Автор:Гузаль Закирова
Читайте нас