+20 °С
Облачно


«Ватанны саклаучылар» фонды филиалы СВО ветераннары Ассоциациясе белән берлектә ветераннар белән очрашулар үткәрә, актуаль сорауларны тикшерә, чишелешләр табарга ярдәм итә һәм алга таба үзара хезмәттәшлекне җайга сала.
СВО ветераннары Ассоциациясе рәисе вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Сергеевич Прокаев бу эштә актив катнаша, ветераннар белән аралаша, аларның проблемаларын белә һәм аларны хәл итүдә ярдәм итә.
Мондый очрашулар — иң элек бер-береңне ишетү, мөһим мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү һәм бергәләп ярдәм юлларын табу мөмкинлеге ул.
📞 Александр Сергеевич Прокаев: 8 (927) 238-99-12