

Октябрьский шәһәр суды өч җирле яшәүче затка карата җинаять эше буенча хөкем чыгарды. Алар РФ Җинаять кодексының 228.1 маддәсенең 4 өлеше «а», «г» пунктлары — 30 маддәсенең 3 өлеше нигезендә (наркотик чараларны законсыз сатуда омтылыш) гаепле дип табылды.
Судта ачыкланганча, 2024 елның гыйнварында ир-ат наркотик чаралар сату буенча интернет-кибет оештырган, моның өчен ул курьер һәм оператор вазыйфаларына өч кешене җәлеп иткән.
2025 елның октябрендә аларның икесе наркотиклар партиясенең урнашу координатларын ала, аны алга таба сату өчен төреп куялар.
Тыелган матдәләрне яшерен урыннарга урнаштырган вакытта, хокук саклау органнары хезмәткәрләре аларның җинаятьчел гамәлләрен туктаталар.
Хөкем ителүчеләр үзләренең җинаять кылуын таныйлар.
Дәүләт гаепләүчесенең позициясен исәпкә алып, суд аларга 7 елдан 10 ел да 6 айга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде. Җәзаны алар гомуми һәм катгый режимлы төзәтү колонияләрендә үтәячәкләр.
Җинаятьчел эшчәнлекне оештыручыга моңа кадәр гаепләү карары чыгарылган иде.