

Төп схемалар — «курьер китереп бирүе», «домофон ачкычын алыштыру», товарларны, билетларны һәм хезмәтләрне җәлеп итә торган бәядән сату, инвестицияләрдән табыш вәгъдә итү, финанслау өчен җаваплылык белән янау. Мошенниклар кешеләрне SMS-кодларын җиңел генә әйттерәләр, акчаны курьерларга тапшырталар яки «имин исәпләргә» күчерергә мәҗбүр итәләр.
Хокук саклау органнары профилактика эшен дәвам итә , без дә яңа төр алдау ысуллары турындаа хәбәр итеп торабыз. Ләкин, әгәр сез үзегез уяулык күрсәтмәсәгез, бу тырышлыкларның файдасы булмас.
Иминлекнең төп кагыйдәсе: әгәр шалтыратучы ашыктыра, SMSтан код таләп итсә, штрафлар белән янаса яки җиңел табыш вәгъдә итсә — трубканы куярга кирәк. Инаныр өчен, оешмага рәсми сайтта күрсәтелгән номер буенча үзегез кире шалтыратыгыз яки полициягә мөрәҗәгать итегез.