

7 сентябрьдә көндез хокук бозучы 35нче микрорайондагы торак йорт ишегалдына килә, анда полиция хезмәткәрләре автомобилен күрә. Ул аңа ягулык сибеп ут төртә. Шул ук вакытта ул үз гамәлләрен телефонга төшергән. Яну нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр юк. Әлеге факт буенча Русия эчке эшләр министрлыгының Октябрьский бүлеге тикшерү подразделениесе тарафыннан «Террорчылык акты» турындагы РФ Җинаять кодексының 205 маддәсенең 1 өлеше нигезендә җинаять эше кузгатылган.
Җинаять кылуда шикләнелүченең шәхесе ачыкланган. Ул 1957 елгы октябрьскийлы булып чыккан. Ир-ат тоткарланган һәм тикшерү гамәлләре үткәрү өчен полиция бүлегенә китерелгән. Сораштыру барышында ир-ат моңарчы мошенниклар тарафыннан якынча 700 мең сумга алдануын аңлаткан. Алга таба телефон аферистлары, акчаны кайтарып бирергә вәгъдә итеп, автомобильне яндырырга кушканнар.
Хәзерге вакытта тикшерү гамәлләре дәвам итә. Якын арада тоткарланучыга чик кую чарасы сайланачак. РФ Җинаять кодексының 205 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылу уннан егерме елга кадәр иректән мәхрүм итү белән җәзалана.
БР буенча Эчке эшләр министрлыгы искәртә: әгәр сезгә автомобильгә ут төртү яки башка хокукка каршы гамәл кылырга тәкъдим итсәләр, бу турыда хокук саклау органнарына хәбәр итәргә кирәк. Закон нигезендә, әзерләнүче җинаять турында хәбәр иткән затлар, аны булдырмауга һәм ачуга ярдәм итсәләр, җинаять җаваплылыгыннан азат ителә.