Новости
9 Сентября , 04:38

31 августтан 6 сентябрьгә кадәрге чордагы юл-транспорт һәлакәтләре турында

Узган атнада Октябрьский шәһәре территориясендә 17 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларның берсендә 9 яшьлек бала имгәнгән.  

31 августтан 6 сентябрьгә кадәрге чордагы юл-транспорт һәлакәтләре турында31 августтан 6 сентябрьгә кадәрге чордагы юл-транспорт һәлакәтләре турында
31 августтан 6 сентябрьгә кадәрге чордагы юл-транспорт һәлакәтләре турында

Сигез тапкыр ике һәм аннан күбрәк транспорт чарасы бәрелешүе, 7 туктап торучы транспорт чарасына бәрелү, 1 шәхси мобильлек чарасы белән идарә итүчегә бәрелү һәм бер башка төрле юл-транспорт һәлакәте булган.

Профилактик чаралар вакытында ЮХХДИ хезмәткәрләре тарафыннан 252 юл йөрү кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган, транспорт чарасын исерек килеш йөрткән өчен 7 йөртүче тоткарланган.

Фотода: 2 сентябрьдә Төньяк урамы 10/4 йорты янында ике машина катнашында юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

 ВАЗ-2110 автомобиленең 18 яшьлек таныклыгы булмаган  йөртүчесе, Төньяк урамыннан барганда, каршы як полосага чыгып, 69 яшьлек ир-ат идарә иткән Лада Гранта машинасы белән бәрелешкән. Гранта йөртүчесенә медицина ярдәме күрсәтелгән.

Автор:Гузаль Закирова
Читайте нас