Новости
5 Сентября , 12:36

Стәрлетамак троллейбус идарәсе автопаркын 10 яңа автобус тулыландырды

Бүген, 5 сентябрьдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Стәрлетамак троллейбус идарәсенең 65 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты.

Стәрлетамак троллейбус идарәсе автопаркын 10 яңа автобус тулыландырдыСтәрлетамак троллейбус идарәсе автопаркын 10 яңа автобус тулыландырды
Стәрлетамак троллейбус идарәсе автопаркын 10 яңа автобус тулыландырды

Республика җитәкчесе предприятие коллективын юбилей белән котлады һәм дәүләт бүләкләре тапшырды.
– Сезне троллейбус идарәсе юбилее белән котлыйм, шәһәргә һәм анда яшәүчеләргә чәчәк атуын телим, - диде Радий Хәбиров. – Бу көнне без машина йөртүчеләргә рәхмәтебезне белдерәбез. Пассажирлар өчен уңайлылык күп очракта сездән, сезнең эшегездән тора. Рәхмәт сезгә!


Стәрлетамак троллейбус идарәсе 1961 елдан бирле эшли. Башкортстанда беренче троллейбус нәкъ менә шушы шәһәрдә линиягә чыкты – Уфага караганда бер елга иртәрәк. Предприятие көн саен 12 троллейбус һәм дүрт автобус маршрутына хезмәт күрсәтә, бер ел эчендә 11 миллионга якын пассажир ташый.

Автопаркны яңарту өчен республика предприятиегә «ПАЗ Вектор Next» урта класслы 10 автобус тапшырды. Аларны «Тормыш өчен инфраструктура» гомумдәүләт проектының «Җәмәгать транспортын үстерү» федераль проекты ярдәмендә сатып алганнар.
Яңа машиналар газ-мотор ягулыгында эшли һәм 59 пассажир йөртүгә исәпләнгән. Автобуслар видеокүзәтү системалары, иярчен навигациясе, климат-контроль һәм ашыгыч хезмәтләрне чакыру аппаратурасы белән җиһазландырылган. Пассажирлар салоны сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең йөрүләре өчен җайлаштырылган.
Бу хакта тулырак: [leech=https://glavarb.ru/ru/news/event/avtopark-sterlitamakskogo-trolleybusnogo-upravleniya-popolnili-10-novyh-avtobusov-91795/.]https://glavarb.ru/ru/news/event/avtopark-sterlitamakskogo-trolleybusnogo-upravleniya-popolnili-10-novyh-avtobusov-91795/[/leech].

Фото: //glavarb.ru сайтыннан

Автор:
Читайте нас