Исегезгә төшерәбез, гомуми мәйданы 11 мең квадрат метрдан артык булган комплекс төзелеше 2024 елда старт алды. Проект үз эченә түбәндәгеләрне ала:
Шулай итеп, Октябрьскийда спорт һәм ял белән шөгыльләнү өчен күп функцияле үзәк формалашачак. Бассейнны 2027 елда файдалануга тапшыру планлаштырыла.
Төбәк башлыгы социаль объектлар төзүдә дәүләт-шәхси партнерлык инструментларының нәтиҗәлелеген югары бәяләде.
– Октябрьский һәрвакыт спорт шәһәре булды. Мин үзем дә балачакта монда көрәш буенча ярышларга килә идем, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. – «Бизнес-спринт» проекты ярдәмендә мондый зур заманча объектлар төзү өчен кирәкле озак вакытлы инвестицияләр барлыкка килә.
Төзелеп килүче комплекс шәһәр халкы һәм анда яшәүчеләр өчен генә түгел, ә бөтен республика өчен спорт инфраструктурасын үстерүдә мөһим адым булачак. Бу проект яшь буынны сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итүдә, шулай ук профессиональ спортчылар әзерләү өчен лаеклы шартлар тудыруга юнәлдерелгән.
Фото: Глава.рб сайтыннан