Новости
5 Сентября , 16:46

Московкада — өр-яңа клуб

Московкада — өр-яңа клубМосковкада — өр-яңа клуб
Московкада — өр-яңа клуб

Московкада тантаналы рәвештә яңа иҗтимагый-мәдәни үзек ишекләрен ачты.  Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров  чараның мактаулы кунагы булды. Ул башкарылган эшнең масштабын беренчеләрдән булып бәяләде.

– Бик матур килеп чыккан, күңел сөенә. Кешеләр гозерен муниципалитет башлыгы ишеткәндә — нәкъ менә шундый объектлар барлыкка килә дә инде,– диде Радий Хәбиров.

Бинаның гомуми мәйданы 440 кв. м. Концерт залы 97 урынга исәпләнгән, шул исәптән аз хәрәкәтле кешеләр өчен. Монда шулай ук балалар һәм өлкәннәргә вокаль һәм хореографик студияләр, түгәрәкләр һәм секцияләр өчен кабинетлар урнашкан.

Үзәкне карау вакытында Башкортстан Башлыгы СВОдагы сугышчыларга маскировка челтәрләре үрүче «көмеш» волонтерлар белән аралашты. Алар республика җитәкчелегенә буыннарны берләштерә торган һәм коллективларга заманча уңайлы шартларда шөгыльләнергә мөмкинлек бирүче яңа мәдәни киңлек өчен рәхмәт белдерде.

Фото: https://glavarb.ru

 

Московкада — өр-яңа клуб
Московкада — өр-яңа клуб
Московкада — өр-яңа клуб
Московкада — өр-яңа клуб
Автор:Алсу Ибрагимова
Читайте нас