Новости
4 Сентября , 04:15

Октябрьскийга — 80 яшь; лаеклыларга хөрмәт күрсәтелде

Күпьеллык традиция буенча, Шәһәр көнен бәйрәм итү алдыннан Октябрьскийда үзләренең хезмәтләре һәм талантлары белән данын таратучы шәһәр халкын зурладылар.  

Октябрьскийга — 80 яшь; лаеклыларга хөрмәт күрсәтелдеОктябрьскийга — 80 яшь; лаеклыларга хөрмәт күрсәтелде
Октябрьскийга — 80 яшь; лаеклыларга хөрмәт күрсәтелде

Быел Октябрьскийга 80 яшь тулды. Нефтьчеләрнең кечкенә генә бистәсеннән үсеп чыккан кала ел саен зурая һәм киләчәккә ышаныч белән атлый. Вакытның барлык сынауларына карамастан, сәнәгать эшли, эшкуарлык үсеш ала, инфраструктурасы яңартыла, парклар һәм скверлар матурлана, торак йортлар төзелә, социаль объектлар сафка баса.

Хакимият башлыгы Алексей Пальчинский Һәркөнне шәһәрне яхшырак иткән һәркемгә ихлас рәхмәт сүзләре юллады. Икътисад, социаль өлкә, мәдәният һәм спортны үстерүгә зур өлеш кертүче, үзләренең көндәлек хезмәте, һөнәри осталыгы һәм эшләренә тугрыларга югары бүләкләр  тапшырылды. Нәкъ менә максатчан һәм сәләтле якташларыбыз ярдәмендә Октябрьский Башкортстан Республикасының уңышлы һәм тотрыклы шәһәрләренең берсе булып килә.

Шулай ук хөрмәт махсус хәрби операциядә дәүләт мәнфәгатьләрен алгы сызыкта яклаучы хәрбиләребезгә күрсәтелде. Бүләкләү тантанасы кысаларында СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм эшенә зур өлеш керткән якташлар билгеләп үтелде. Чара барышында шулай ук 29596 хәрби часть командирының Рәхмәт хаты лаеклы ул тәрбияләп үстергән ана — Таслимә Халит кызына тапшырылды.

Октябрьскийга — 80 яшь; лаеклыларга хөрмәт күрсәтелде
Октябрьскийга — 80 яшь; лаеклыларга хөрмәт күрсәтелде
Автор:Гузаль Закирова
Читайте нас