

Быел Октябрьский шәһәренең «Балалар һәм яшүсмерләр иҗаты сарае»ның «Яшь армияче әзерлеге үзәге»ндә урнашкан, Башкортстан Республикасының иң өлкән эзтабарлар отряды — «Яшә, Җир!» тормышында мөһим вакыйга булды. Үзенең җитәкчесе Әнәс Латипов җитәкчелегендә балаларның кыр эзләнүләрендә катнашуы яңартылды.
2026 елның 11-23 августында 2нче гимназия укучысы Әмир Әбдекадыйров отряд составында Халыкара хәрби-тарихи экспедициядә — «Көнбатыш фронт. Варшавское шоссе»да катнашты. Чара Калуга өлкәсенең Барятинский районы Цветовка авылы янында, легендар Зайцево тавы итәгендә узды. Нәкъ менә биредә сугыш вакытында Варшавское юлы өчен аяусыз бәрелешләр барган, дошманның куәтле ныгытмалары урнашкан булган. 1942 елда совет саперлары дошман позицияләре астында казылган тоннельгә 25 тонна шартлаткыч куеп шартлаткан. Бу урыннар әле дә Ватан сакчыларының күпсанлы җирләнмәгән сөякләрен саклый.
Быелгы Вахта Русиянең 39 төбәгеннән һәм БДБ илләреннән 600дән артык катнашучыны җыйган.
Башкортстан отряды эзләнүләргә 14 кеше составында килгән. Әнәс Закир улы һәм Әмирнең палаткадагы күршеләре Чувашия һәм Пермь крае эзтабарлары булган. Шулай ук урында республикабызның төрле почмакларыннан, шул исәптән Уфа, Кырмыскалы районы һәм Ишембайдан берләштерелгән отряд эшләгән.
Барлык катнашучыларның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә 2026 елда 106 солдатның сөякләрен эзләп табу насыйп булган.