Новости
2 Сентября , 04:20

Ремонттан соң мәктәп ачылды

1 сентябрьдә Октябрьский шәһәренең 8нче мәктәбе тулысынча яңартылган килеш укучыларын каршы алды. Бу «Балалар һәм яшьләр» милли проектына кергән «Барысы да — балаларга» төбәк проекты ярдәмендә мөмкин булды.

Ремонттан соң мәктәп ачылдыРемонттан соң мәктәп ачылды
Ремонттан соң мәктәп ачылды

Белем бәйрәмендә республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская һәм шәһәр прокуроры Алексей Орлов, хакимият башлыгы Алексей Пальчинский катнашты.

Капиталь ремонттан соң яңартылган мәктәп үзенең укучыларын кабат каршы алды. Яңартылган территория, якты, уңайлы сыйныфлар һәм коридорлар, яңа парталар, яңа җиһазлар, спорт залы һәм ашханә — болар барысы да «Балалар һәм яшьләр» милли проектындагы мәктәпләрне ремонтлау буенча федераль программа ярдәмендә тормышка ашты. Педагоглар, укучылар һәм аларның әти-әниләре исеменнән Алнексей  Евсгеньевич республика Хөкүмәтенә, Башкортстан Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбировка мәктәпләрне ремонтлау программасында катнашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.

Ремонттан соң мәктәп ачылды
Ремонттан соң мәктәп ачылды
Автор:Гузаль Закирова
Читайте нас