Новости
1 Сентября , 11:36

Спорт бәйрәме гөрләде

Октябрьскийда «Балаңны спортка алып кил!» фестивале узды.  

Спорт бәйрәме гөрләдеСпорт бәйрәме гөрләде
Спорт бәйрәме гөрләде

Чара яшь буынны физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, шулай ук шәһәрнең спорт данын тагын да арттыру максатында оештырылды.

— Белем көнендә «Балаңны спортка алып кил!» фестивален үткәрү матур гадәткә керде. Чөнки яхшы уку өчен сәламәт булу мөһим. Октябрьскийда физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен шартлар тудырылган. Шәһәрдә яңа спорт объектлары барлыкка килә. Күптән түгел Боз сарае ачылды, илле метрлы йөзү бассейн төзелә. Балаларга күңелләренә хуш килгән спорт төрен табып, уңышларга ирешүләрен телим, — диде бәйрәмне ачу тантанасында хакимият башлыгы Алексей Пальчинский.

Фестивальдә Башкортстан Республикасы спорт министрлыгы, шәһәр хакимияте бүләкләре, шулай ук «Хезмәткә һәм оборонага әзер» ГТО Бөтенрусия физкультура‑спорт комплексының алтын билгеләре тапшырылды.

18нче мәктәп укучылары йөзү буенча Башкортстан Республикасы җыелма командасы өлкән тренеры Мирослав Мишин белән «Чемпион белән зарядка» үткәрде.

Чарада 34 спорт төре тәкъдим ителде. Балалар һәм аларның ата-аналары шәһәрнең спорт секцияләре белән танышты, күрсәтмә чыгышларын карады. Һәм, әлбәттә, һәркем үзенә ошаган түгәрәккә языла алды.

Спорт бәйрәме гөрләде
Спорт бәйрәме гөрләде
Спорт бәйрәме гөрләде
Спорт бәйрәме гөрләде
Автор:Алсу Ибрагимова
Читайте нас