

«Алтын-Мото» спорт-техник клубы проекты Русия Президенты грантлары фонды ярдәмендә тормышка ашырылды.
Ике ай дәвамында клуб базасы чын мәгънәсендә үсмерләрнең яраткан урынына әйләнде. Монда хокук бозуларны кисәтү һәм яшүсмерләрне социальләштерү максатында куркынычсыз мотохәрәкәт киңлеге булдырылды.
Проект кысаларында балалар юл йөрү кагыйдәләре нечкәлекләрен өйрәнде, беренче медицина ярдәме күрсәтү күнекмәләрен ныгытты. Мототехниканың «эчке кухнясы» белән танышты: гади ремонттан алып хезмәт күрсәтү үзенчәлекләренә кадәр. Питбайкларда һәм квадроциклларда тренировкалар мотоспорт һөнәрманнары Флүр Кәлимуллин һәм Никита Зубарев күзәтчелеге астында узды. Шулай ук психологик тренинглар да үткәрелде. Алар катнашучыларда үз-үзләренә ышанычны арттыруга юнәлтелде.
Проектта алган күнекмәләрне үсмерләр «Алтын-Мото кубогы» ярышларында күрсәтте.