Новости
26 Августа , 04:19

Узган атнада Октябрьскийда

Узган атнада Октябрьский шәһәре биләмәсендә 13 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларның берсендә өч кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.  

Узган атнада ОктябрьскийдаУзган атнада Октябрьскийда
Узган атнада Октябрьскийда

Нәтиҗәдә:

  • ике транспорт чарасы бәрелешү — 6 очрак;
  • туктап торган транспортка бәрелү — 5 очрак;
  • каршылыкка (коймага, баганага) бәрелү — 2 очрак булган.

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча профилактика чаралары вакытында ЮХХДИ хезмәткәрләре тарафыннан 237 юл йөрү кагыйдәләрен бозу ачыкланган, исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен 6 йөртүче тоткарланган.

Фотоларда: 21 августта кич белән 46 яшьлек йөртүче «Москвич» автомобилендә Герцен урамыннан Девон урамы ягына борылганда, якынча мәгълүматлар буенча, сулга борылганда төп юлдан турыга баручы транспорт чарасына юл бирми һәм «Лада Гранта» машинасы белән бәрелешә.

Һәлакәт нәтиҗәсендә «Москвич» автомобиле йөртүчесе һәм «Лада Гранта» автомобиленең ике пассажиры төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ала. Юл-транспорт һәлакәте факты буенча административ тикшерү башланган.

Узган атнада Октябрьскийда
Узган атнада Октябрьскийда
Автор:Гузаль Закирова
Читайте нас