Новости
26 Августа , 07:16

Башкортстан механизаторы БПЛА ярдәмендә дошман позицияләренә һөҗүм итә

Салават районыннан «Башкорт» кушаматлы хәрби кеше өлкән оператор булып, коптер тибындагы БПЛАда хезмәт итә. Оборона министрлыгы белән контракт төзегәнче, ир-егет туган авылында механизатор булып эшләгән, 2024 елда хезмәткә алынган.

Башкортстан механизаторы БПЛА ярдәмендә дошман позицияләренә һөҗүм итәБашкортстан механизаторы БПЛА ярдәмендә дошман позицияләренә һөҗүм итә
Башкортстан механизаторы БПЛА ярдәмендә дошман позицияләренә һөҗүм итә

 Хәзер ул пилотсыз очу аппаратлары ярдәмендә дошман позицияләренә һөҗүм ясый, разведка алып бара, артиллерия утына төзәтмәләр кертә, шулай ук сугыш сызыгына сугыш кирәк-яраклары һәм медикаментлар илтеп җиткерә. «Башкорт» сүзләренчә, БПЛА подразделениеләрендәге сугышчылар заманча югары технологияле җиһазлар белән идарә итү күнекмәләре ала, ә бу исә гражданлык тормышында да бик кирәкле булачак. Башкортстанда ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев исемендәге пилотсыз системалар батальонына кабул итү дәвам итә. Тулырак мәгълүматны Уфа шәһәре, Октябрь революциясе ур., 3 адресы буенча алырга мөмкин. Тел.: 8-9959486541, 8-9083580000.

 

Фото: Салават районы хакимияте Хәрби хезмәткәрләр сафларын тулыландырып, Ватаныбызны яклау өчен Октябрьский шәһәренең хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итәргә кирәк:

 

Адрес: Ленин проспекты, 49.

 

Телефоннар: 4-19-45 (хәрби комиссариат һәркөнне эшли). Шәһәрнең контракт буенча хәрби хезмәткә кабул итү штабы:

 

8-937-856-98-80.

Автор:Гузаль Закирова
Читайте нас