

Узган атна дәвамында шәһәрнең төп мәйданын танырлык түгел иде — анда эш кайнап торды. Волонтёрлар вакытлыча юл билгеләре сызды, эскәмияләр, атынгычлар һәм арт-объектлар урнаштырды, яңа киңлекне яшелләндерде һәм бизәде. Ял көннәренә ял итү зонасы әзер булды.
Якшәмбедә хакимият башлыгы Алексей Пальчинский һәм Башкортстан шәһәрләрен үстерү институты директоры, якташыбыз Ольга Сарапулова вакытлыча җәяүлеләр мәйданын тантаналы рәвештә ачып җибәрде.
Иң элек оештыручылар бу катлаулы эшне чынбарлыкка әйләндерүчеләргә — белгечләр һәм волонтёрларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Проектта иң актив катнашкан Трофимовлар гаиләсенә аерым игътибар күрсәтелде. Аларга «Җәяүле зонасы» дигән символик юл билгесе тапшырылды. Алексей Пальчинский ассызыклаганча, бу гап-гади истәлек кенә түгел, мондый киңлекләр булдыруның асылын аңлата: «Әлеге мәйдан гомуми. Без биредә шәһәрнең һәр кешесенә — җәяүлеләргә дә, руль артындагыларга да яхшы булыр дип ышанабыз».
Алексей Евгеньевич мәйданны ябу һәм хәрәкәт схемасының үзгәрүе шәһәр халкы өчен көтелмәгән хәл булуын, күпләрдә сораулар тудырганын таныды. Һәм бу капиталь үзгәреш түгел, бары тик сынау булуын ассызыклады.
— Октябрьский — республикада мондый масштабта проект гамәлгә ашырылган беренче мәйданчык. Ул Башкортстанның башка шәһәрләре өчен генә түгел, аннан читтә дә үрнәк була ала. Шәһәр хакимиятенең яңарышка кыю алынуы өчен рәхмәтлемен, — дип белдерде Ольга Сарапулова.
Тәҗрибә октябрь аена кадәр дәвам итәчәк. Шушы вакыт эчендә хакимият шәһәр халкының фикер-тәкъдимнәрен туплаячак. Иҗтимагый тыңлаулар үткәрелеп, бергәләп мәйданның киләчәктә нинди булырга тиешлеге хәл ителәчәк.
Яңартылган мәйданны ачу тантанасын «Урамнар тавышы» проекты кысаларындагы «Яңгыра!» иҗат фестивале бизәде. Сәхнәдә Октябрьскийның сәләтле яшьләре һәм Татарстан кунаклары чыгыш ясады. Яшьләр сарае волонтерлары балалар өчен уеннар оештырды. «Осталар шәһәрчеге» берләшмәсе әгъзалары исә кул эшләнмәләре ярминкәсен җәелдерде, сәүдә, тукландыру нокталары эшләде.
Фикерләр
Наилә һәм Рамил, яшь ата-ана:
— Мәйдандагы хәлләр әлегә аңлашылып бетми, яңартылгач беренче тапкыр гына килдек. Балалар белән йөрү, күңел ачу өчен уңайлы булуы ошады. Тик яңача хәрәкәт автомобильчеләргә комачауламасын иде.
Виктор, пенсионер:
— Үзәк мәйдандагы үзгәрешләр турында гәзиттән укып белгән идек. Бүген үз күзебез белән күрдек. Бу идея яхшымы-юкмы әлегә төгәл генә әйтеп булмый. Бәлки, ияләшеп тә китәрбез.
Наил, студент:
— Мәйданда кызыклы, яңа арт-объектлар барлыкка килгән. Миңа бик тә ошый.
Елена, пенсионер:
— Бу тәртипсезлек, мәйданнан балаган ясаганнар. Монда хәзер җәяү дә, машинада да йөрү авыр. Хәрәкәтне тоткарлап теннис өстәлләре, шахматлар, аңлашылмаган тартмалар куеп бетергәннәр. Нәрсә әйтсәң дә ул түгел, сүз җитми...