Новости
22 Августа , 15:00

Торак арендалаганда мошенниклар тозагына эләккән

Торак арендалаганда мошенниклар тозагына эләккәнТорак арендалаганда мошенниклар тозагына эләккән
Торак арендалаганда мошенниклар тозагына эләккән

Стәрлетамакта 22 яшьлек ир-ат игъланнар сайтында мошенникларның кармагына эләгеп, акчасыннан колак каккан. Ул фатир арендаларга теләп, туры килгән вариантны тапкан. Аннан алдан түләү кертүне — 15 мең сум акча күчерүне сорыйлар, һәм нәкъ шул вакытта «түләү үтмәде» дип белдерәләр — операцияне тәмамлау өчен аңа сылтама буенча күчәргә кушалар. Яшь кеше хәйләне сизми кала, ә бераздан аның картасыннан 30 мең сумнан артык акча салдырылуы ачыклана.

Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгында искә төшерәләр — ышанычлы платформалар һәм компанияләр хезмәтләреннән файдаланырга, игълан һәм фатир хуҗасы турында мәгълүмат тикшерергә кирәк.

«Караклар ашыгу һәм беркатлылыкка исәп тота. Әгәр сезне ашыктыралар, артык отышлы шартлар вәгъдә итәләр яки кичекмәстән сылтама буенча күчәргә кушалар — бу шикләнергә сәбәп», — дип искәртте полицейскийлар.

Автор:Алсу Ибрагимова
Читайте нас