+12 °С
Ясно


Чишмә районында үскән «Шустрый» позывнойлы хәрби кыска вакытка өенә кайткан. Бу хакта ул әнисенә алдан әйтеп тә тормаган — кулына чәчәк бәйләме тотып, көтмәгәндә кайтып кергән.
Якташлары сугышчыга гуманитар ярдәм: генератор, төзелеш материаллары, маскировка челтәрләре һәм исемле посылкалар тапшырган.
Алгы сызыкка киткәнче «Шустрый» туган авылы Новотроицкое авылына да ярдәм итәргә өлгергән — апрельдә анда 9 Майга багышланган обелискны ремонтлаган. Ә инде май аенда Русия Оборона министрлыгы белән контракт төзегән.
Фото: Ришат Мансуров | Чишмә районы хакимияте