Новости
22 Августа , 06:15

Бердәмлек һәм горурлык бәйрәме

Октябрьскийда Дәүләт флагы көне узды

Бердәмлек һәм горурлык бәйрәмеБердәмлек һәм горурлык бәйрәме
Бердәмлек һәм горурлык бәйрәме

22 августта билгеләнүче бәйрәм һәр кешенең йөрәгендә аерым бер дулкынлану белән яңгырый. Өч төсле әләм — ул безнең дәүләт символы гына түгел. Аның ак, зәңгәрсу һәм кызыл буйларында илебезнең шанлы тарихы, халыклар бердәмлеге көче һәм лаеклы киләчәккә ышаныч чагыла.

Шушы истәлекле дата уңаеннан Ленин исемендәге үзәк мәйданда тантаналы чарага хакимият вәкилләре, мактаулы гражданнар, предприятие-оешма хезмәткәрләре, укучылар, студентлар, педагоглар, юнармиячеләр һәм шәйморатлылар, спортчылар, ветераннар, иҗтимагый берләшмәләр әгъзалары җыелды.

Шәһәр хакимияте башлыгы Алексей Пальчинский  октябрьскийлыларга котлау чыгышы белән мөрәҗәгать итте.

— Безнең уртак бурыч — үсеп килүче буынга дәүләт символларына карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, аларда Ватанга булган ватанпәрвәрлек хисе һәм гражданлык җаваплылыгын уяту, — дип билгеләде ул.

Дәүләт әләмен күтәрү хокукы барыбызга да үрнәк булырдай затларга тапшырылды. Алар — махсус хәрби операция ветераны, өлкән сержант Фәрит Рәхимов, пауэрлифтинг буенча дөнья беренчелеге һәм чемпионаты җиңүчесе, халыкара класслы спорт остасы Ксения Материнская, 2нче гимназиянең Шәйморатов сыйныфы укучысы, республика фәнни-гамәли конференциясе һәм «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» конкурсы җиңүчесе Мирослава Елькина, «Юнармия» клубын тәмамлаган, бөтенрусия һәм республика ярышлары җиңүчесе Розалия Миңнегәрәева.

Әләм югарыга күтәрелгәндә мәйдан өстендә Русия Федерациясенең Дәүләт гимны яңгырады. Шәһәрдәшләребез аны бердәм булып башкарды. Иң кечкенә сабыйларның да горурланып кушылып җырлавы туганлык һәм бердәмлек хисен тагын да ныгытты.

Бу көнне тагын бер тантаналы вакыйга булды. Яшь шәһәрдәшләр  Русиядә яшәүчеләрнең төп документы — паспортлар тапшырылды.

Илебез көче — бердәмлектә, тарихка хөрмәттә һәм туган җиребезне тагын да матуррак итү омтылышында. Русия флагы һәрчак игелекле эшләргә һәм яңа казанышларга рухландырып торсын!

Бердәмлек һәм горурлык бәйрәме
Бердәмлек һәм горурлык бәйрәме
Бердәмлек һәм горурлык бәйрәме
Бердәмлек һәм горурлык бәйрәме
Автор:Алсу Ибрагимова
Читайте нас