

Техник регламент таләпләре буенча, пыяла аша үтүче яктылык 70 проценттан ким булмаска тиеш. Әгәр ул күрсәткеч түбәнрәк икән, мондый тонировка законсыз санала.
Машина йөртүче инспектор тарафыннан төзексезлекне бетерү турында язмача күрсәтмәгә колак салмыйча, автомобилен элеккечә эксплуатацияләвен дәвам итсә, гамәлләр «полиция хезмәткәренең законлы таләбенә буйсынмау» дип квалификацияләнәчәк. Бу инде РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексы 19.3 маддәсенең 1 өлеше буенча җаваплылык дигән сүз. Анда 15 тәүлеккә кадәр иректән мәхрүм итү, штраф салу, мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза чаралары каралган. Күптән түгел генә Октябрьскийда яшәүче автомобильчегә суд карары белән биш тәүлеккә административ арест салынды.
Дәүләт автоинсекциясе кисәтә:
алгы ян тәрәзәләрнең яктылык үткәрүчәнлеге 70 проценттан да ким булмаска тиеш;
тонировканы салдырып алу турында күрсәтмә алгач, билгеләнгән вакыт эчендә пленканы алып ташларга кирәк.
әлеге таләпне санга сукмау катгый административ җаваплылыкка китерәчәк.
Исегездә тотыгыз: юлда иминлек — ю йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәүдән башлана!
Алинә Нәширванова, Октябрьский шәһәре буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлегенең юл хәрәкәте хәвефсезлеген пропагандалау буенча инспектор.