Новости
21 Августа , 08:47

Красноярскида ГТО фестивале тәмамланды

Красноярск шәһәрендә Бөтенрусия «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) фестивале төгәлләнде.

Красноярскида ГТО фестивале тәмамландыКрасноярскида ГТО фестивале тәмамланды
Красноярскида ГТО фестивале тәмамланды

Ил күләмендә узган спорт бәйрәмендә илнең төрле төбәкләреннән 46 команда катнашты. Алар үзләренең көчен, сыгылмалылыгын һәм чыдамлыгын сынадылар. Башкортстан Республикасы данын анда Октябрьский шәһәре яклады. Старт сызыгына бердәм Фәйзуллиннар гаиләсе басты: әтиләре — Марат Ралиф улы, әниләре — Лена Назыйм кызы, уллары — Алан, әбиләре — Рузалия Әхәт кызы. Өч көн дәвамында барган киеренке ярышларда октябрьскийлылар югары нәтиҗәләр күрсәтеп, шәхси зачётта фестиваль җиңүчеләре булдылар.

Аларның медаль копилкасындагы казанышлар: Алан Фәйзуллин«Ятып торган килеш гәүдәне күтәрү» нормативында — абсолют җиңүче. Нәтиҗәсе: 67 тапкыр! Моннан тыш, Алан 8-9 яшьлекләр арасында ГТО многоборьесында — көмеш призер.

 

Рузалия Әхәт кызы «Таянып торган килеш алга иелү» нормативында — җиңүче. Нәтиҗәсе: 31 сантиметр. Менә ул үрнәк алырлык зат!  Марат Ралиф улы «50 метрга йөзү» нормативында чиста җиңүче! Нәтиҗәсе: нибары 29 секунд. Шулай ук «Таянып торган килеш алга иелү»дә — икенче урын (көмеш медаль). Нәтиҗәсе: 26 сантиметр. 🔥

 

Октябрьский спортчылары янә үзләренең нык характерлы һәм максатчан булуларын расладылар. Котлыйбыз! Сез — республикабыз горурлыгы!

Красноярскида ГТО фестивале тәмамланды
Красноярскида ГТО фестивале тәмамланды
Красноярскида ГТО фестивале тәмамланды
Красноярскида ГТО фестивале тәмамланды
Автор:Гузаль Закирова
Читайте нас