Новости
18 Августа , 04:55

«Талларым»ның чираттагы уңышы

Татарстанның Балык Бистәсе районында дүртенче тапкыр «Бистә шәле» хатын-кызлар һөнәрчелеге республика фестивалендә Октябрский Милли мәдәниятләр үзәгенең «Талларым» коллективы да чыгыш ясады.

«Талларым»ның чираттагы уңышы«Талларым»ның чираттагы уңышы
«Талларым»ның чираттагы уңышы

Русия халыклары бердәмлеге елы кысаларында узган фестиваль Татарстанның 20 районыннан, Башкортстан, Марий Эл республикалары, шулай ук Ульяновск, Оренбург һәм Киров өлкәләреннән килгән халык традицияләрен саклаучылар өчен җәлеп итү ноктасына әверелде. Анда Октябрский Милли мәдәниятләр үзәгенең «Талларым» коллективы да чыгыш ясады. Артистлар тамашачыларга буыннарны берләштерүче милли мирас байлыгын күрсәтте.

Фестиваль мәйданчыкларында параллель рәвештә эшлекле һәм интерактив программа тәкъдим ителде. Кунаклар өчен кулдан ясалган эшләнмәләр һәм милли камыр ашларыннан торган «Бистә кабартмасы» күргәзмә-сәүдәсе эшләде, анда татар ризыкларын әзерләү процессы күрсәтелде. Катнашучылар шәл бәйләү, чабата үрү, себерке һәм каз каурыеннан кулинар пумалалар үрү буенча мастер-классларны карады. Моннан тыш, орчыктан йомгак урау традицион бәйгесе уздырылды, аның нәтиҗәләре район туган якны өйрәнү музее фондларын тулыландырачак.

«Талларым»ның чираттагы уңышы
«Талларым»ның чираттагы уңышы
Автор:Гузаль Закирова
Читайте нас