Аннары Президент Курил үзәк район дәваханәсен караган. Дәвалау учреждениесе Сахалин өлкәсенең Курил районы халкына тәүлек буе амбулатор-поликлиника, стационар, ашыгыч һәм кичектергесез медицина ярдәме күрсәтә.
Дәүләт башлыгы Русия Герое Эдуард Норполов исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбендә булган. Анда спорт залын һәм сыйныфларны, мәктәп музеен караган, укучылар белән аралашкан.
Эш сәфәре ахырында Владимир Путин Сахалин өлкәсе губернаторы Валерий Лимаренко белән очрашкан.
Русия лидеры беренче тапкыр шәхсән үзе Курил утрауларына килгән. Моңа кадәр ил җитәкчеләре Курилда нибары биш тапкыр булган.