Новости
14 Августа , 10:39

"Без Сибайны Башкортстан Урал аръягының йөрәге дип атыйбыз..."

«Урал аръягы-2026» VIII Бөтенрусия инвестиция сабантуе кысаларында Башкортстандагы Дөнья халыклары ассамблеясе вәкиллеге «Европа һәм Азия бизнес-мәдәнияте» темасына киңәйтелгән бизнес-иртәнге аш үткәрде.    

"Без Сибайны Башкортстан Урал аръягының йөрәге дип атыйбыз...""Без Сибайны Башкортстан Урал аръягының йөрәге дип атыйбыз..."
"Без Сибайны Башкортстан Урал аръягының йөрәге дип атыйбыз..."

Очрашу Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов рәислегендә узды.

Чарада Русия, Казахстан, Үзбәкстан, Италия, Төркия һәм Көньяк Африка Республикасыннан эшкуарлар һәм экспертлар катнашты. Модераторлар булып Башкортстаннда эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Ирина Абрамова һәм «РБК-Уфа» медиахолдингы директоры Равил Ватолин чыгыш ясады.

Бизнес-иртәнге ашны ачып, Рөстәм Моратов республика командасының эш принципларына тукталды һәм яңа икътисади инструментлар тәкъдим итте.

– Безнең идарә моделенең нигезендә сүз – ул йөкләмә дигән принцип ята. Сигез ел элек республика Башлыгы Радий Хәбиров безгә: биргән вәгъдәләрегезне беркайчан да үтәми калырга юл куймагыз, диде. Шартлар никадәр катлаулы булмасын, килешүләрне үтәргә кирәк. Ышаныч шулай формалаша. Бүген без икътисадны үстерү өчен яңа инструментлар булдырып, әлеге алымны дәвам итәбез. Шуларның берсе – Башкортстан инвестиция режимы. Бүген без аны инвестсабантуй мәйданчыгында тәкъдим итәбез, – дип билгеләп үтте Премьер-министрның беренче урынбасары.

Ассамблеянең бизнес-иртәнге ашында халыкара базарларда эшләүнең практик тәҗрибәсенә аерым игътибар бирелде. Үз тәэсирләре һәм мисаллары белән чит ил кунаклары – Казахстан Республикасының эшкәртү сәнәгате берлеге президенты Мурат Кобейсинов, «Алмалык тау-металлургия комбинаты» җәмгыяте (Үзбәкстан) проект офисының баш инженеры Муротжон Каримов, «CinemaPink» челтәре (Төркия) хуҗасы Сердар Шенер, шулай ук Италиянең «SantAgostino» төбәк ассоциациясе президенты Элио Каппиелло уртаклашты. Катнашучылар алдында шулай ук Сибай шәһәр округы хакимияте башлыгы Андрей Озерцов, Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры Светлана Верещагина, Русия Федерациясенең Төркиядәге Сәүдә вәкиллегендә Башкортстан Республикасы вәкиле Марат Тансыккужин һәм «ЭФИР» җәмгыяте генеральный директоры Иван Ожгихин чыгыш ясады.

– Соңгы ярты ел эчендә без өч уртак предприятие булдырдык, «Витязь» машина төзелеше компаниясе белән килешү төзедек, Ишембай мотор төзелеше заводы белән берлектә техника җитештерә башладык, «Медстальконструкция» белән уртак предприятие булдырдык. Башкортстан белән эшлекле мөнәсәбәтләр актив үсә. Алда безне Үзәк Азия, Якын Көнчыгыш һәм Италия базарларына чыгарга кызыксынган компанияләр белән яңа сөйләшүләр көтә, – дип сөйләде Мурат Кобейсинов.

Форумның муниципалитет үсеше өчен әһәмияте һәм Сибай шәһәренең якындагы планнары турында Андрей Озерцов сөйләде.

– Без Сибайны Башкортстан Урал аръягының йөрәге дип атыйбыз. Мондый инвестиция сабантуйлары ярдәмендә без үсеш перспективаларын күрәбез. Якын киләсе бер-ике елда кайсы юнәлештә хәрәкәт итәчәгебезне аңлыйбыз. Һәр инвестиция сабантуе үзенчәлекле булды, быел да искәрмә түгел, – дип билгеләп үтте Андрей Озерцов.

Ул шулай ук бүген Сибайга «Бөтендөнья һөнәрчелек шәһәре» статусы бирелүен раслаучы Халыкара сертификат тапшырылачагын хәбәр итте.

– Сернең бер өлешен ачып әйтим – Бөтендөнья һөнәрчелек советы вице-президенты Надя Меер бу сертификатны Сибайга үзе тапшырачак. Без Русиядә мондый статус алган икенче шәһәр булачакбыз, – дип ассызыклады шәһәр башлыгы.

Очрашу ачык микрофон форматындагы сораулар һәм җаваплар сессиясе белән тәмамланды.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

Автор:Гузаль Закирова
Читайте нас