Новости
12 Августа , 13:29

Шәһәр зур югалту кичерде

Шәһәребез зур югалту кичерде. 100 нче яшендә Бөек Ватан сугышы ветераны, Русия һәм Башкортстан Республикасы Журналистлар берлеге әгъзасы, шәһәрнең Мактаулы гражданины — Иван Сергеевич Комендантовның гомере өзелде.

Шәһәр зур югалту кичердеШәһәр зур югалту кичерде
Шәһәр зур югалту кичерде

Иван Сергеевич Пенза өлкәсенең Рузаново авылында туган, мәктәп эскәмиясеннән үк 1943 елда фронтка киткән. 51нче укчы полк составында Германия һәм Япония белән барган бәрелешләрдә катнашкан. Аның сугышчан хезмәте «Ватан сугышы» ордены, «Сугышчан казанышлары өчен», «Кенигсбергны алу өчен», «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен», «Японияне җиңгән өчен» медальләре белән билгеләнгән.

Сугыш беткәннән соң, 1954 елда ул яшь Октябрьский шәһәренә килеп төпләнә. Хезмәт юлын төзелеп килүче ремонт-механика заводында бораулау җиһазларын ремонтлау буенча слесарь булып башлый, бригадир, мастер дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. 1961 елда завод комитеты рәисе итеп сайлана. Шушы вазифада булганда, ведомство торак йортларын, ике балалар бакчасын, «Тонус» профилакториен, Кандра күлендәге «Спутник» ял базасын төзүдә катнаша.

1964 елда СССР Журналистлар Үзәк йорты каршындагы журналистика факультеты бүлеген тәмамлый, коллегалары-заводчыларның хезмәте турында күп яза.

1967 елның февралендә Октябрьский КПСС шәһәр комитетына оештыру-партия эше бүлеге инструкторы итеп билгеләнә.

1972 елдан профсоюз комитеты рәисе, 1977 елдан «Нефтеавтоматика» заводының өлкән инженеры булып эшли. Заводның Мактау китабына кертелгән. Күпсанлы мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Аның хезмәт кенәгәсендә 30га якын бүләкләү һәм премияләр язуы бар.

1992 елның февралендә ул Шәһәр ветераннар советы рәисе итеп сайлана, бу эшкә 18 ел гомерен багышлый. Пенсионерларны социаль яклауга, яшьләрдә хәрби-патриотик тәрбия бирүгә зур игътибар бирә. Октябрьский ветераннар советының уңай эш тәҗрибәсе бөтен республикага таратыла. Башкортстанда ветераннар хәрәкәтен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Иван Сергеевич Комендантов республиканың Ветераннар Мактау китабына кертелгән.

Шәһәр ветераннар советы рәисе буларак, ул журналистлык эшчәнлеген дә туктатмый. «Җирдә яшәү хакына», «Сугышның төзәлмәс яралары», «Хәтер битләрен актарганда», «Җиңеп туганнар», «Офицер бурычына тугрылык» дигән патриотик җыентыклар әзерләп бастыра.

2001 елда Шәһәр Советы карары белән Иван Сергеевичка «Октябрьский шәһәренең Мактаулы гражданины» исеме бирелә.

Гомер буена Иван Сергеевичны профессионализм, югары эшчәнлек, әхлаклылык, тыйнаклык һәм намуслылык, киң күңеллелек һәм кешеләргә карата яхшылык аерып торды. Ул үзен белгән, аның белән эшләгән һәм аралашкан һәркемнең ихлас хөрмәтен казанды. Иван Сергеевич Комендантов турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.

Автор:Гузаль Закирова
Читайте нас