Новости
12 Августа , 09:34

Киләчәкне төзүчеләр

БР төзелеш һәм архитектура министры вазыйфаларын башкаручы Артем Ковшов Октябрьскийның төзелеш тармагы белән якыннан танышты

Киләчәкне төзүчеләрКиләчәкне төзүчеләр
Киләчәкне төзүчеләр

Бүген эшлекле сәфәр белән шәһәргә килгән олы кунак хакимият башлыгы Алексей Пальчинский озатуында беренче чиратта Ленин проспектындагы 88 санлы күпкатлы йорт төзелеше белән танышты.
Артем Васильевич Октябрьскийда торак йортлар төзе­ле­шенең киң җәелүен зур канә­гатьлек хисе белән билгеләп үтте. «Ә бит яңа микрорайоннар төзелешенә керешкәндә никадәр проблемалар туды. Бер тапкыр гына бәхәсләшмәдек. Хәзер исә шәһәрне танырлык түгел», — диде ул тирә‑якта бер‑бер артлы калкып чыккан күп катлы йортларны күзәтеп.
Ленин проспекты буенча­ тер­гезелә торган 84 санлы торак йортта куелган эш барышы­ белән дә танышкан Артем Ковшов төзү компанияләре вә­килләре белән йортлар тапшы­ру күләме һәм сроклары, фатирларны сату бәясе, парков­ка урыннарының җитәрлек булу‑булмавы белән дә кызыксынды.
Җитәкчеләр 38нче микрорайонда мәктәп‑балалар бакчасы төзү соравын да тикшерде. Әңгәмә барышында алга таба шәһәрне үстерү, яңа социаль объектларны проектлау турында да сүз барды.
Эш көнен дәвам итеп, Шашин урамында тергезелгән 30 санлы йорт белән дә танышкан Башкортстан Республикасы төзелеш һәм архитектура министры вазыйфаларын башкаручы Октябрьскийны төзелеш үрнәге булырга лаеклы шәһәр дип атады.
Җитәкчеләр Җиңү паркына килде. Биредә кораллы низагларда һәлак булган якташларның исеме язылган стелага һәм Солдат уйлары һәйкәленә тере чәчәкләр салынды. Әлеге чарада ветераннар, яшь буын вәкилләре, шәһәрдәшләр дә катнашты.
«Октябрьский: мирасны саклап» проекты кысаларында төзекләндерелә торган музыка көллияте территориясе дә — игътибар үзәгендә булды.
Башкортстан Республикасы төзелеш һәм архитектура министры вазыйфаларын башкаручы Артем Ковшов музыка көллиятендә узган тантаналы чарада бер төркем октябрьскийлыга ведомство бүләкләрен тапшырды. Алар арасында — кран машинистлары, слесарь‑монтажчылар, инженерлар, электр монтерлары, ташчылар, эретеп ябыштыручылар һәм башка һөнәр ияләре. Нәкъ менә шушы эшчеләр, аларның фидакарьлеге безнең яшәешебезне тагын да уңайлырак итеп, күп катлы йорт­лар, социаль объектлар, балалар мәйданчыклары, парк­лар төзи.

Киләчәкне төзүчеләр
Киләчәкне төзүчеләр
Киләчәкне төзүчеләр
Автор:Ильмира Галиева
Читайте нас