+24 °С
Дождь


Шушы көннәрдә генә ачык һавадагы хәрби техника музее яңа экспонатка ия булды — монда Як-52 уку-күнекмә самолеты урнаштырылды. Бу һава судносы авиация белән кызыксынучыларга яхшы таныш: аңарда хәрби очучыларны һәм спорт пилотажы осталарын әзерлиләр.
Самолетны транспортировкалауда, монтажлауда һәм урнаштыруда «ОЗНА-Үлчәү системалары» җәмгыяте, «Мекабетон» җәмгыяте, «Октябрьский электр челтәрләре» җәмгыяте коллективы көч салды.