Новости
11 Августа , 12:48

Атна вакыйгалары

Узган атнада Октябрьский шәһәре территориясендә 15 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 1 кеше имгәнгән.  

Атна вакыйгаларыАтна вакыйгалары
Атна вакыйгалары

Вакыйгалар түбәндәгечә бүленгән:

  • ике яки аннан да күбрәк транспорт чарасы бәрелешү — 5 очрак;
  • туктап торган транспортка бәрелү — 5 очрак;
  • киртәгә (каршылыкка) бәрелү — 1 очрак;
  • җәяүлене бәрдерү — 1 очрак;
  • каплану — 1 очрак;
  • хайванга бәрелү — 1 очрак;
  • башка төрле һәлакәт — 1 очрак.

Профилактик чаралар вакытында ЮХХДИ хезмәткәрләре тарафыннан 247 юл йөрү кагыйдәләрен бозу ачыкланган, исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен 5 шофер тоткарланган.

Фотоларда: 6 август көнне кич белән 63 яшьлек ир-ат Belgee маркалы автомобильдә17/2 нче йорт биләмәсеннән Төньяк урамына чыккан вакытта, фаразлаулар буенча, 28 яшьлек ир-ат идарә иткән Honda маркалы мототранспортка юл бирми. Нәтиҗәдә юл-транспорт һәлакәтендә мотоцикл йөртүче имгәнгән, тикшерү эше башланган.

Атна вакыйгалары
Атна вакыйгалары
Автор:Гузаль Закирова
Читайте нас