Новости
8 Августа , 04:05

«Киләчәкне бергәләп төзибез»

Һөнәри бәйрәм уңаеннан шушы шигарь астында эшләүче төзүче компания белән якыннан таныштык

«Киләчәкне бергәләп төзибез»«Киләчәкне бергәләп төзибез»
«Киләчәкне бергәләп төзибез»

Илебездә тормыш нигезен салучы фидакарь хезмәт — төзүче һөнәрен сайлаган кеше куллары белән шәһәрләр яңара, заманча микрорайоннар калка, юллар сузыла һәм яшь буын өчен якты киләчәк корыла. Төзүче хезмәте физик көч кенә түгел, ә зур талант, сизгерлек һәм җаваплылык та таләп итә. Нәкъ менә аларның тырышлыгы белән тудырылган йорт диварлары җылылык саклый, тәрәзәләрдән нур бөркелә.
Республикада билгеле компа­нияләренең берсе — «Кирпич Холдинг» йортлар төзү белән 2014 елдан шөгыльләнә. Шушы чорда 100 мең квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырган.
Октябрьскийда предприя­тие 33нче микрорайонда актив тө­зелеш алып бара. Биредә инде биш йорт сафка баскан, тагын өчесе төзелә. Шулай ук шәһәрнең тарихи үзәгендә калкып чыккан йорт та тиздән тапшырылачак.
Узган елда компания шулай ук «Башкортстан Республикасы төзүчеләр ассоциациясе» тарафыннан «Тулы цикллы төзүче» номинациясендә билгеләнгән. Мондый бүләк төзелешнең барлык этапларын үз өстенә алган оешмаларга бирелә. Атап әйткәндә, проект идеясеннән, җир кишәрлеген сайлаудан алып, әзер объектны файдалануга тапшыру, хәтта аны алга таба эксплуатацияләүгә кадәр. Предприятиенең үз кирпеч җитештерүче заводлары һәм идарәче компаниясе бар. Соңгысы йорт хуҗалары белән тыгыз элемтәдә эшли. Милекчеләр белән бергә «Яшел Башкортстан» республика чарасында катнаша, ишегалды бәйрәмен оештыра.
— «Кирпич Холдинг»та унынчы ел эшлим. Аның үсеше күз алдымда бара. Беренче күп фатирлы йорт­ны 2019 елда Туймазыда төзи башладык. Ә бүгенге көндә, аннан тыш, республиканың өч шәһәрендә — Октябрьский, Бәләбәй, Уфада төзелеш алып барабыз. Шулай ук күрше төбәк базарына чыктык,  — дип сөйләде компания вәкиле Руслан Галләмов.
Әлбәттә, мондый киң колачлы үсеш төзүчеләр хезмәтеннән башка мөмкин булмас иде. Проектлау­чылар, прораблар, монтажчылар, эретеп ябыштыручылар, ташчылар, түбә ябучылар һәм башка белгечләрнең бердәм эше югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә. Аларның һәр­берсе компаниянең тотрыклы нигезен тәшкил итә.

«Киләчәкне бергәләп төзибез»
«Киләчәкне бергәләп төзибез»
«Киләчәкне бергәләп төзибез»
«Киләчәкне бергәләп төзибез»
«Киләчәкне бергәләп төзибез»
«Киләчәкне бергәләп төзибез»
Автор:Алсу Ибрагимова
Читайте нас