Новости
8 Августа , 15:28

Спорт яратучылар бәйрәм итте

Сәламәт яшәү рәвешен үзенә юлдаш итеп сайлаган кешеләрнең Октябрьскийда шактый. Моның шулай булуын узган яллардагы спорт чараларының массакүләм характер алуы тагын бер кат дәлилләде.  

Спорт яратучылар бәйрәм иттеСпорт яратучылар бәйрәм итте
Спорт яратучылар бәйрәм итте

Яхшыларга — мактау сүзләре
Физкультурачылар көнен билге­ләп үтүне шәһәр көчле һәм өметле спортчыларын, шулай ук аларның остазларын тәбрик итүдән башлады. Чара Милли мәдәниятләр үзәгендә узды.
Сүз алган муниципалитет җитәк­чесе Алексей Пальчинский Октябрьский шәһәренең Башкорт­стан Республикасында, аеруча аның көнбатыш өлешендә мөһим спорт үзәге булып танылуын зур горурлык хисе белән билгеләп үтте. Спорт инфраструктурасын үстерүдә төбәк Башлыгы Радий Хәбиров һәм БР Хөкүмәте күрсәтә торган ярдәм, әлбәттә, зур роль уйный.
— Югары нәтиҗәләргә ирешү өчен генә спорт белән шөгыльләнү кирәк микән? Минемчә, халыкның сәламәтлеген саклау, үсеп килүче буынны тәрбияләү һәм актив тормыш позициясен формалаштыру өчен дә спорт белән мавыгу мөһим. Моның өчен безнең шәһәрдә даими рәвештә яңа спорт мәйданчыклары һәм комплекслар төзелә. Якын киләчәктә яңа объектлар — ГТО программасы кысаларында заманча спорт мәйданчыгы һәм Су спорт төрләре сарае ачылачак, — дип чыгыш тоткан Алексей Евгенье­вич барлык спортчыларга максат куярга, үз көчләренә ышанырга, авырлыкларны җиңеп, башкалар өчен үрнәк булырга чакырды.
Футболчылар, акробатлар, биатлончылар, көрәшчеләр, бокс­чылар һәм спортның башка төрләре белән шөгыльләнүче яшь октябрьскийлылар хакимиятнең мактау грамоталарын һәм рәхмәт хатларын кабул итте.
Октябрьскийга гына түгел, Башкортстанга зур җиңүләр алып килгән спортчылар тәрбияләгән тренер‑укытучылар Александр Савкин, Лилия Әхмәдиева, Раушан Әхмәдиев, Максим Большаков, Алексей Зиманов, Павел Савейкин, Игорь Сыров, Ринат Хәмзин бүләкләнде.
Яңа исемнәр данласын!
Октябрьскийның 80 еллык юбилее тагын бер мөһим вакыйга белән истә калачак — якташлар Спорт даны аллеясы ачылышының шаһиты булды.
Спорт сарае каршындагы әлеге җәмәгать киңлегендә шәһәрдә спорт үсешенә зур өлеш керткән, Октябрьский һәм Башкортстанны Бөтенрусия һәм халыкара ареналарда данга күмгән атаклы спортчылар, тренерлар сурәтләнгән.
Хакимият башлыгы Алексей­ Пальчинский үз чыгышында шә­һәрнең спорт юнәлешендә ныклы үсеш алуында хезмәт сөючән спортчыларның гына түгел, аларның остазларының, шулай­ ук әлеге тармакка матди һәм рухи ярдәм итүчеләрнең дә өлешләрен бил­геләп үтте. Аның сүзләренчә, аллея яшьләрне җәлеп итү урынына, үсеп килүче буын өчен көч һәм илһам символына әверелергә тиеш.
Алексей Евгеньевич Спорт даны аллеясын төзүдә актив эшчәнлек алып барган эшмәкәр Оксана Куркинага рәхмәт хаты тапшырды.
Тантанада катнашкан мәртәбәле кунаклар — БР Дәүләт Җыелышы депутаты, Өлфәт Мостафин исемендәге Башкортстан Республикасы спорт мәктәбе директоры Фәрит Гыйндуллин, Русиянең атказанган тренеры, Башкорт­стан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре Венер Гайнуллин, Русиянең атказанган спорт мастеры Михаил Старостин якташларны әлеге күренекле вакыйга белән тәбрик итте.
Бокс буенча өч тапкыр Русия чемпионы Азалия Әминева:
— Аллея искиткеч күркәм. Чынлыкта, беркайда да мондый матурлыкны күрмәдем, һәм мин Октябрьскийның үз спортчыларын шулай яратуы белән горурланам! Бүгенге үсмерләр арасында үсеп чыккан спортчыларның исеме белән әлеге аллеяның киләчәктә тагын да тулылануын телим!
Ниһаять, көннең иң истәлекле мизгеле килеп җитте. Халыкның көчле алкышлары астында Спорт даны аллеясы ачык дип игълан ителде!
Җилләр белән ярышып
Шимбә иртәсендә 35нче микрорайондагы Сәламәтләндерү үзәге мәйданчыгы умарта күчен хәтерләтте — олысы һәм кечесе велосипедларга атланып, шәһәр урамнары буйлап элдерде.
Әмма аларга старт бирелгәнче Физкультурачылар көнен ачык һавада, актив хәрәкәттә билгеләп үтәргә җыелган октябрьскийлыларны хакимият башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов сәламләде. Бокс буенча Европа беренчелеге җиңүчесе Иван Абрамов халыкка сөякләрен язарга ярдәм итте — күмәкләшеп ясаган разминка тагын да күңелләрне күтәреп җибәрде.
Ярышлар башланганчы, чараны оештыручылар юлда йөрү кагыйдәләрен искә төшерде. Чөнки велотрасса Ленин проспекты буенча дәвам итеп, Герцен урамы аша узып, Девон урамында тәмамланды.
Старт бирелде. Ярыш юлына чыккан шәһәр халкы арасында миньон костюмнарына киенүчеләр дә, сары парус астында педальләрен әйләндерүчеләр дә бар иде. Тулы хезмәт коллективларын да очратырга мөмкин булды. Иң җитезләр 15‑20 минут эчендә финиш сызы­гына — «Нефтьче» паркына килеп җитте. Бәйрәм иртәсенең кульминациясе нәкъ менә шунда узды.
Данис Рыскулов музыкаль сәлам белән чыгыш ясаганнан соң микрофон янәдән хакимият башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов кулына күчте. Ул 1нче олимпия спорт мәктәбе инструктор‑методисты Дарья Вәлиуллинаны, 3нче спорт мәктәбе тренер‑укытучысы Кирилл Комаровны БР Спорт министрлыгының мактау грамотасы белән билгеләде. 1нче олимпия спорт мәктәбе инструктор‑методисты Элина Гарәфетдинова БР Спорт министрлыгының рәхмәтенә лаек булды. Бер төркем шәһәрдәш хакимиятнең мактау грамотасы һәм рәхмәт хаты белән хөрмәтләнде.
Бүләкләү миссиясен Спорт сарае директоры Илдар Рамазанов дәвам итте. Ул зур уңышларга ирешкән спортчыларга квалификация кенәгәсе һәм «Спорт мастерына кандидат» билгесен тапшырды. Бу көнне шулай ук 3нче гимназия, 9, 13,18нче мәктәп укучылары «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенрусия физкультура‑спорт комплексының алтын отличие бил­гесен кабул итте.
1нче олимпия резервы спорт мәктәбендә тәрбияләнүче акробатлар, боксчылар, көрәшчеләр, дзюдочылар һәм самбочыларның күрсәтмә чыгышлары матур бүләк булды.
Ниһаять, ике көпчәкле «атларын» иярләгән октябрьскийлыларның фантазиясен һәм бердәмлеген бәяләр вакыт җитте. Велоярышта катнашучылар берничә күңелле һәм мәгънәле: «МинЯкты», «Минем оригиналь велосипедым», «Велоузышта иң тәҗрибәле катнашучы», «ВелоГаиләСпорт», «Корпоратив ВелоТәгәрмәч» номинацияләрендә бүләкләнде.
Сәламәт, әмма ялкау кешеләргә яхшы үрнәк күрсәтеп, ел саен велоузышта катнашкан инвалидлар җәмгыяте әгъзаларына һәм «Ышаныч» социаль йорт җыелма командасына сертификатлар тапшырылды.
Чараның тагын бер кызыклы мизгеле — лотерея билетлары уйнату. Төп бүләк — велосипед! Һәм ул үз иясен бик тиз тапты.
Ә бу вакытта «Нефтьче» пар­кының төрле почмагында спорт мәйданчыклары эшләде. Гер күтәрү, баскетбол, көрәш, шахмат... Чарада ГТО нормативларын тапшыру мөмкинлеге булды. «Удар на силу» дисциплинасында бокс буенча шәһәр чемпионаты быел да үзе тирәли шактый тамашачыны һәм җанатарны җыйды.

Спорт яратучылар бәйрәм итте
Спорт яратучылар бәйрәм итте
Спорт яратучылар бәйрәм итте
Автор:Ильмира Галиева
Читайте нас