

Май аенда башта аңа ялган аналитик үзәге хезмәткәре шәхси мәгълүматларның читкә китүе турында хәбәр итә. Аннары пенсионер белән «ФСБ хезмәткәре» элемтәгә керә һәм аның акчалары терроризмны финанслауда кулланылуына ышандыра.
Мошенниклар басымы асытнда ир-ат бөтен җыелган акчасын банк исәбеннән салдырырга карар кыла. Банк хезмәткәренең мошенниклык турында кисәтүенә карамастан, пенсионер башта 6 миллион сумнан артык, аннары тагын 8 миллион сум акчасын ала һәм курьерларга тапшыра. Ары таба сумма мошенникларга күчерелә.
Дөреслек бары 6 августта гына, курьерлар биргән ялган документлар белән Уфадагы Үзәк банкка килгәч, ачыклана
Бу факт буенча җинаять эше кузгатылган.