Новости
7 Августа , 11:05

Чемпионнар үстерә

Тренер, милли һәм билбау көрәшләре буенча халыкара категорияле хөкемдар Хәлил Гарифуллин шәһәр, республика, ил данын яклардай спортчылар әзерли

Чемпионнар үстерәЧемпионнар үстерә
Чемпионнар үстерә

Гәзитебез кунагы, шәһәрдә көрәш төрләрен үстерүгә зур өлеш кертеп, яшь буында ватанпәрвәрлек хисе, милли гореф‑гадәтләргә карата мәхәббәт тәрбияли.
Татар‑башкорт халкының борынгыдан килгән горурлыгы, рухи ныклыгы көрәштә чагыла. Ул мәйданда, физик көчтән тыш, намус, сабырлык һәм гаделлек кебек сыйфатларны сыный.
— Спорт белән балачактан ук мавыктым. Мәктәптә укыганда җиңел атлетика, чаңгыда йөрүне үз иттем. Ярышларда катнашып, призлы урыннар яуладым. Сабантуйларда дус малайлар белән бил сынашырга чыга идек. Яхшы физик әзерлегем армиядә дә ярдәм итте. Анда өч төр ярыш, герү күтәрү, волейбол белән шөгыльләндем. Хәрби хезмәттән кайткач, Әлмәт физик культура техникумын тәмамладым һәм 1985 елда Октябрьскийга килдем, — дип хәтерли әңгәмәдәшем.
Әмма төрле сәбәпләр аркасында башта үз һөнәре буенча көч куярга насыйп булмый аңа. Тренерлык эшенә ул 2006 елда керешә. Тәүдә милли көрәш юнәлешен алып барса, ары таба билбау көрәше серләренә дә төшендерә.
20 ел эчендә Хәлил Гари­фуллин тугыз Русия спорт мастерын һәм 29 спорт мастерына кандидат, масса­күләм разрядлы 100дән ар­тык спортчыны әзерләгән. Аның шәкертләре — республика, бөтенрусия һәм дөнья ярышлары җиңүчеләре һәм призерлары. Бу казанышлар артында нинди зур хезмәт ятуын бары тик ул үзе һәм аның укучылары гына белә.
— Көрәш характерны чыныктыра, — дип сөйли тренер. — Күнекмәләр аша малайлар һәм кызларда, физик ныклыктан тыш, ихтыяр көче, көндәшкә хөрмәт, намуслылык кебек сыйфатлар тәрбияләнә. Ярыш‑турнирларда катнашу — спортчы үсешенең мөһим өлеше. Алар авырлыклардан курыкмаска, һәр алымны уйлап башкарырга өйрәнә, җиңелүне кабул итә белеп, тагын да тырышыб­рак шөгыльләнү кирәклеген аңлый.
Хәлил Гарифуллин һәр тәрбия­ләнүчесенә шәхсән якын килеп, аның характерын тоеп эшли. Берсенә коры тәнкыйть кирәк булса, икенчесенә җылы сүз, мактау таләп ителә. Күпләр өчен Патриотик тәрбия бирү үзәгендә урнашкан спорт залы икенче өйгә, ә тренер гомерлек остазга әйләнә. Чөнки биредә шөгыльләнгән ир-егетләр, мәктәп, уку йортын тәмамлап, төрле өлкәләрдә хезмәт куйса да, күнекмәләргә йөрүне дәвам итә.
Хәлил Габделмәҗит улы­ның тырыш хезмәте республика күләмендә бәяләнде. Озак еллар намуслы эшләп, сәламәт яшәү рәвешен һәм физик культураны пропагандалауга керткән өле­ше өчен ул Башкортстан Республикасының атка­занган физик культура­ хез­мәткәре исеме белән бил­геләнде, төбәкнең иң яхшы тренеры һәм хөкемдары булып танылды.
Сүз уңаеннан, гәзитебез куна­гының көрәшкә осталыгы кызы Эльвинага да күчкән. Ул билбау көрәше буенча Дөнья беренчелегендә ике тапкыр призер булган.
Күптән түгел лаеклы ялга чыкса да, Хәлил Габделмәҗит улы яраткан эшен дәвам итә. Бүген аның төрле яшьтәге 55 укучысы бар, шуларның бишесен ул сентябрьдә үтәчәк Русия чемпионатына әзерли.
Хәлил Гарифуллин кул астында тәрбияләнүчеләр туган төбәгебез данын бер тапкыр гына танытмаячак әле. Чөнки аның кебек остазлар булганда, милли спортның киләчәге ышанычлы кулларда.

Автор:Алсу Ибрагимова
Читайте нас