+16 °С
Облачно


Шәһәрнең 8нче мәктәбендә капиталь ремонт туры финиш сызыгына чыкты. Әлеге мәгариф оешмасы «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында төзекләндерелә.
Объектның әзерлеге шактый югары, күпчелек эшләр тәмамланган. Хәзер сыйныфларда һәм беренче каттагы коридорда ишекләр кую һәм стеналарны буяу эшләре дәвам итә. Үзәк керү зонасында алюминий панельләрдән тышлау монтажланган – бу бинага заманча һәм эстетик күренеш бирәчәк. Баскычларда идән плиткасы һәм киртәләр куела, видеокүзәтү камералары урнаштырыла. Шулай ук мәктәп янындагы территория дә төзекләндерелә. Бинага керү юлында һәм ишегалдында брусчатка җәелә.
Фото: шәһәр хакимияте төркеменнән.