Новости
6 Августа , 11:05

Музыка көллияте биләмәсе матурлана

Музыка көллияте территориясе Уңайлы шәһәр мохите тудыруга багышланган бөтенрусия конкурсында җиңү яулаган «Октябрьский: мирасны саклап» проекты буенча яңартыла.  

Музыка көллияте биләмәсе матурланаМузыка көллияте биләмәсе матурлана
Музыка көллияте биләмәсе матурлана

Эшләрне субподрядчы оешма «Конкрит» җәмгыяте башкара.

Бүгенге көндә брусчатка җәю һәм фонтанның суүткәргеч торбаларын җыю бара. Фонтан белән идарә итү камерасы эчендә бизәкләү башкарылган.

Булачак сукмаклар билгеләнгән һәм төзүчеләр бордюр ташларын урнаштыруга керешкән.

Биләмәгә газоннар һәм түтәл­ләр ясар өчен өлешчә туфрак китерелгән.

Эшчеләр тышкы яктырту өчен электр кабельләре суза.

Төзекләндерелгән, матур һәм уңайлы биләмә агымдагы елда 80 еллык юбилеен билгеләп уза торган Октябрьскийга тагын да ямь өстәячәк, һәм ул кунакларны җәлеп итү ноктасына да әвереләчәк.

 

Фото: шәһәр хакимияте төркеменнән.

Музыка көллияте биләмәсе матурлана
Музыка көллияте биләмәсе матурлана
Музыка көллияте биләмәсе матурлана
Музыка көллияте биләмәсе матурлана
Музыка көллияте биләмәсе матурлана
Автор:Алсу Ибрагимова
Читайте нас