Новости
4 Августа , 15:45

Юл һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелгән

Алдан алынган мәгълүматларга караганда, авария дүшәмбе кич «Московка — Япрык — Туймазы» юлының 9нчы километрында булган.  

Юл һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелгәнЮл һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелгән
Юл һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелгән

35 яшьлек октябрьскийлы «Рено Сандеро» автомобиле белән идарәне югалткан, машина юл читенә төшеп капланган. Юл-транспорт һәлакәтендә ике пассажир — 39 һәм 46 яшьлек ир-атлар алган җәрәхәтләрдән урында ук вафат булган. Машина йөртүче авыр җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган. Ачыкланганча, водительнең транспорт чарасы белән идарә итү хокукы булмаган.

Әлеге очрак буенча тикшерү үткәрелә, вакыйганың барлык нечкәлекләре ачыклана.

Автор:Алсу Ибрагимова
Читайте нас