Новости
3 Августа , 17:06

Волонтер Владислав Паленов — #МЫВМЕСТЕ халыкара премиясенең төбәк этабы җиңүчесе

Яшьләр сарае волонтеры Владислав Паленов #МЫВМЕСТЕ халыкара премиясенең төбәк этабы җиңүчесе булды.  

Волонтер Владислав Паленов — #МЫВМЕСТЕ халыкара премиясенең төбәк этабы җиңүчесеВолонтер Владислав Паленов — #МЫВМЕСТЕ халыкара премиясенең төбәк этабы җиңүчесе
Волонтер Владислав Паленов — #МЫВМЕСТЕ халыкара премиясенең төбәк этабы җиңүчесе
 

Премия Русия Президенты Владимир Путин ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Узган елдан ул «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында үткәрелә.

#МЫВМЕСТЕ премиясе — игелекле һәм әһәмиятле эшләрне, яшькә һәм һөнәргә карамастан, һәркем башкара алуын раслаучы мисал. Быел оештыручылар 155 илдән иреклеләрдән һәм социаль проектлар авторларыннан 60 меңнән артык гариза кабул иткән. Һәрберсе артында мөһим башлангычлар, изге гамәлләр һәм иреклелекне үстерүгә кертелгән өлеш тора. Проектларның темалар төрле: махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү, балалар һәм өлкәннәр өчен ял оештыру, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләрне укыту һәм башкалар.

Башкортстан иреклеләре ел саен илнең иң яхшы волонтерлары сафында була. Төбәк этабы финалистлары шулай ук премиянең финалында катнашу өчен гариза тапшырып, федераль дәрәҗәдә танылу алырга мөмкин.

Автор:Алсу Ибрагимова
Читайте нас