

Тантаналы чарага җыелган һава-десант гаскәрләре вәкилләрен, аларның туганнарын хакимият башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов, хәрби комиссар майор Илшат Асаев, сугыш хәрәкәтләре ветераннары советы рәисе урынбасары, отставкадагы сержант Сергей Сорокин сәламләде.
Октябрь Рәис улы барлык десантчыларны бәйрәм белән котлап, аларның сугышчан бурычка тугрылыгын югары бәяләде.
— Илебездә Һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итү һәрвакыт гаять дәрәҗәдә җаваплы һәм мактаулы саналды. «Зәңгәр беретлылар» үзләренең хәрби бурычларын һәрчак намуслылык белән үти. Чын десантчы булып тумыйлар, ул исемне ныклык һәм чыдамлыкка сынаган авыр юл аша гына яулап була, — диде ул үзенең чыгышында.
Шәһәр халкы батырларча һәлак булган десантчыларны, бүген арабызда булмаган барлык Ватан яклаучыларын бер минут тынлык белән искә алды. Аннары Һава-десант гаскәрләре һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды.
Рәсми өлеш тәмамланганнан соң, традиция буенча, шәһәр буйлап автоузыш оештырылды.
Фото: шәһәр хакимияте төркеменнән