

Ветераннар хәрәкәтенә керткән өлеше өчен Октябрьский волонтерлары төбәк җитәкчесенең рәхмәтенә лаек булды.
Башкаланың «Патриот» паркында, Һава-десант гаскәрләре көне уңаеннан узган бәйрәм концертында Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров иҗтимагый оешмаларның бердәм эшләвен билгеләп үтте.
«Бу бүләк — шәхси казаныш түгел, ә безнең команданың эшен тану. Аның артында уртак тырышлык, үзара ярдәмләшү һәм десантчыларның батырлыклары турындагы тарихи хәтерне саклау, данлы традицияләрне арттыру һәм ветераннарга ярдәм итү өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә бердәм омтылыш тора. Без яшьләрне патриотик тәрбияләүгә һәм үз гомерләрен ватанга хезмәт итүгә багышлаган кешеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән эшебезне дәвам итәчәкбез», — дип белдерде Яшьләр сарае директоры Рөстәм Абдулкаюмов.